Татарстанда «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында агымдагы, 2023 елга планлаштырылган урманнарны торгызу эшләре төгәлләнде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урман культураларын утырту — 1413 гектарда, урман үстерү — 106 гектарда, катнаш урманнарны торгызу — 4 гектарда, ә табигый урманнарны торгызу-2092 гектарда башкарылган.
Республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, Татарстанда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» проекты кысаларында 2024 елга урманнарны чыгару һәм яңадан үрчетү балансын 100%ка тәэмин итү планлаштырыла.
Кузюров сүзләренчә, 15 сентябрьгә Татарстанда 723 килограмм төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнгән, шул исәптән нарат — 458 килограмм, чыршы — 226, карагай — 15, каен — 15 һәм юкә — тугыз. Орлык әзерләү эшләре әле тәмамланмаган, орлыкларның төп массасы октябрьдә җыелачак.