Кичә Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре» авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкәсе узды.
Ярминкәдә Колбай - Мораса, Яңа Әлмәт, Сәләнгеш, Мамык, Чулпан, Иске Чаллы, Яңа Иглай балалар бакчасы һәм “Киләчәк” балалар иҗаты үзәге, Нурлат аграр техникумы коллективлары катнашты.
Нурлат техникумына «Әзерләнгән кондитер продукциясенең оригинальлеге, төсмерлелеге һәм сыйфаты өчен» номинациясендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы тапшырылды.