Быелгы җәй урманчыларга күп мәшәкатьләр китерде. Яңгырларның булмавы борчуга салды, ә монда парсыз ефәк күбәләге дә бар... Сүз уңаеннан, бу зарарлы күбәләк 10 ел саен күпләп үрчи икән.
- 2013 елда да парсыз ефәк күбәләге азуына каршы эшкәртү үткәрелде, - диде Мамык участок урманчылыгының участок урманчысы Наилә Сафиуллина
Нурлат-Тимерлек автоюлындагы юлы янындагы урман фондына караган участокка бу көнне урманчылар, Нурлат урманчылыгының урман мастерлары, Нурлат урман хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелды. Алар һәркайсы кулларына эремә салынган сыешлыклар һәм пумалалар тоткан иде.
- Эшкәртүне кул ысулы белән башкарабыз, - диде Восход участок урманчылыгының урман мастеры Евгений мачехин. Ул тармакта яңа кеше түгел. Корткыч күбәләк белән ничек көрәшергә икәнен яхшы белә. - Эремә эшкәртелгән машина маеннан һәм соляркадан тора, аңа пумаланы батырабыз да юка катлам белән күбәләкләр йомырка салган урыннарга сылыйбыз.
Парсыз ефәк күбәләге биредә яхшы “хуҗалык иткән”. Һәр агачның аскы өлешендә күбәләкләр йомырка салган урыннарны табарга мөмкин. Урманчылар һәрберсен җентекләп эшкәртәләр.
- Әлеге чараны августтан бирле үткәрәбез, 18,8 гектар мәйданда агачларны эшкәрттек, тулаем алганда 59,1 гектар планлаштырылган, – диде Нурлат урманчылыгының урманнан файдалану буенча инженеры Ольга Захарова.
- Бу эшкә урманчыларны гына түгел, волонтерларны да җәлеп итәбез, авыл җирлекләре башлыклары да нәрсә белән булышырга кирәклеге белән кызыксына, халык актив катнаша. Восход участок урманчылыгының участок урманчысы Илдар Йосыпов билгеләп үткәнчә, ефәк күбәләге йомырка салган урыннарны кышка кадәр, кар ятканчы, эшкәртергә мөмкин. Ә көчле салкыннар урманчыларга булышачак кына.
Әлбәттә, парсыз ефәк күбәләге белән көрәшү вакыт һәм игътибар таләп итә. Әмма урманчылар куелган бурычларны җиренә җиткереп үти. Мәсәлән, быел 55 гектарда урманнарны ясалма торгызу, 224 гектарда урман культураларын өстәмә утырту буенча эшләр үткәрелде. Хәзер участок урманчылыкларында 64 гектар мәйданда яңа культуралар булдыру өчен туфрак эшкәртү һәм әзерләү эшләре башланды. «Экология» милли проекты кысаларында да зур эш башкарылды.
– Гомумән алганда, 3 километр урманны янгыннан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын төзедек һәм реконструкцияләдек, 68 километрда урман ызаннарын чистарттык, янгынга каршы участокларны да карап тотабыз,-диде Нурлат урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Рөстәм Галиев.
- Урманнарның 400 гектарында янгын куркынычлыгы буенча мониторинг үткәрелде. Янгынга каршы минеральләштерелгән юллар төзү белән беррәттән, планлаштырылганча, урманнарны тикшердек, урман үстерүне, табигый һәм катнаш урманнарны торгызуны, агротехник карауны һәм башка мөһим эшләрне дәвам иттердек.
Нурлат урманчылыгында «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Рөстәм Галиев билгеләп үткәнчә, аның төп максаты – 2024 елга 100 процент нисбәтендә урманнарны кисү һәм үрчетү балансын тәэмин итү. Һәм урманчылар куелган максатка ирешергә омтылалар.