«ТаграС-РС» компаниясенең «ЦТ һәм РС» цемент ясау агрегаты мотористы Юрий Трофимов Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.
Нефтьченең хезмәт биографиясе тампонаж һәм эремә сервисы үзәгендә 14 ел элек башлана.
Ул вакытта, предприятие бусагасын беренче тапкыр атлап, Юрий Трофимов биредә күңеленә якын эш табармын дип уйлап та карамый.
- Эш тәҗрибәм бөтенләй юк иде, ул вакытта эшкә бөтен кешене дә алмадылар, әмма эшкә урнашу бәхетенә ирешкәннәргә һәрнәрсәдә ярдәм итәләр иде.
Тәҗрибәле остазларым эш серләренә өйрәттеләр, моның өчен аларга бик рәхмәтлемен.
Хәзер мин үзем дә кулдашым өчен остаз, предприятиебездә традиция шундый, - дип уртаклашты ул.
Цемент ясау агрегаты мотористының эше җиңелләрдән түгел, ул авыр физик көч таләп итә, төрле һава торышы шартларында да эшләргә туры килә, шулай да Юрий Трофимов әлеге һөнәрне сайлавына үкенми.
- Бу ышанычлы, социаль юнәлешле предприятие.
Биредә эшчеләрнең үзләре һәм аларның гаилә әгъзаларына да кайгырту күрсәтәләр.
Әйтик, җәмгыять хисабына балаларыбыз ел саен сәламәтләндерү лагерьларына юллама ала, - дип дәвам итте Юрий Сергеевич.
Юрий Трофимов остаз гына түгел, чын дустыма әверелде, ди аның хезмәттәше Илнар Сәйфуллин.
- Без бергә 2 елга якын эшлибез, шул вакыт эчендә дуслашып та өлгердек.
Ул бик җаваплы хезмәткәр, вахтага китәр алдыннан, һичшиксез, машинаның торышын тикшерә, һава шартларын да өйрәнә, һәрвакыт куркынычсызлык техникасын үти. Коллегамнан бик уңдым, дип саныйм, - диде нефтьче.
Юрий Трофимовның киж кырлы белгеч булуын аныж казанышлары да раслый.
Әйтик, күптән түгел, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү алдыннан, ягулык-энергетика комплексын үстерүгә зур шәхси өлеш керткәне һәм «ТаграС-РС» компаниясенең «ЦТ һәм РС» ҖЧҖ цемент ясау агрегаты мотористы Юрий Трофимовны күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтәләр.
- Минем өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл булды, әмма шул ук вакытта минем хезмәтемне шулкадәр югары бәяләүләре дә сөендерә.
Ул вакытта туганнарымнан да, хезмәттәшләремнән дә котлаулар алдым, барысы да минем өчен шатландылар.
Минем өчен бу бүләк предприятиедәге нәтиҗәле хезмәтемә тагын да зуррак стимул бирәчәк, – дип билгеләп үтте ул.