Бүген Нурлат муниципаль районы Советының чираттагы сессиясе узды, анда «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре» муниципаль берәмлеге вәкиллекле органы депутатларын өстәмә сайлау нәтиҗәләре каралды, шулай ук Нурлат шәһәре башлыгы сайланды.
Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.
Өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре белән Нурлат шәһәренең территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Ринат Әюпов таныштырды. Ринат Галимҗан улы хәбәр иткәнчә, өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре буенча, Ишкинеев Дамир Азат улы 17 нче Нурлат-Көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Нурлат шәһәре Советы депутаты итеп сайланды.
Нурлат шәһәре Советы депутаты, Нурлат шәһәре Советында «Бердәм Россия» сәяси партиясе төркеме җитәкчесе Гүзәл Әһлиуллина Нурлат шәһәре Башлыгы вазыйфасына Дамир Азатович кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар бертавыштан аны хуплады.
Дамир Азатович тантаналы рәвештә ант бирде һәм депутатларга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде.
- Ышанычыгыз, шәһәр башлыгы итеп сайлавыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Нурлат шәһәре башлыгы вазыйфасын беренче чиратта халкыбыз алдында зур җаваплылык дип кабул итәм. Ышанычыгызны аклар өчен барысын да эшләячәкмен», – диде ул.