Нурлатта «Татарстан кроссы»нда катнашучыларга Дөнья марафоны җиңүчесе Михаил Горелов теләкләрен җиткерде

2023 елның 16 сентябре, шимбә

Бүген, бөтенроссия йөгерү көнендә, массакүләм йөгерүгә 600 дән артык нурлатлылары кушылды.

Нурлат шәһәренең «Ак Барс» спорт Үзәге территориясендә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында җиңел атлетика буенча «Татарстан кроссы-2023» ярышлары узды.

Барлыгы стартка шәһәрнең мәктәпкәчә, мәгариф учреждениеләреннән һәм хезмәт коллективларыннан 600дән артык катнашучы, шулай ук спорт ветераннары чыкты.

Катнашучылар арасында Нурлаттан гына түгел, Чистай районыннан, шулай ук күрше Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән спортчылар да бар иде.

Стартлар башланганчы барлык спорт сөючеләрне район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ольга Медникова сәламләде.

Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде һәм нурлатлыларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләрен тапшырды.

Якташларына җылы теләкләр белән танылган җиңел атлет, ике тапкыр СССР чемпионы, дүрт тапкыр РСФСР чемпионы, СССР халыклары Спартакиадасы, Кошицкий Дөнья марафоны җиңүчесе Михаил Горелов та мөрәҗәгать итте. Традиция буенча, Михаил Анисимович туган ягына Ульяновск өлкәсеннән үз шәкертләре белән килгән, алар да кросста катнаштылар.

Ярышлар иң яшь катнашучылар – 2016 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар йөгереше белән башланды. Алар иң кыска дистанцияне 300 метрга йөгерделәр. Бу көнне барлыгы 20дән артык старт бирелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Монда ук теләүчеләргә ВФСК ГТО нормативларын тапшыра мөмкинлеге дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International