Нурлатта «Бердәм Россия» җирле сәяси советының киңәйтелгән утырышы узды

2023 елның 16 сентябре, шимбә

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси советының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышта муниципаль берәмлек Башлыгы – Нурлат муниципаль районы Советы Рәисе, шулай ук муниципаль берәмлек башлыгы – Якушкино авыл җирлеге Советы рәисе вазифасына кандидатлар тәкъдим итүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Сәяси совет әгъзалары шәһәр башлыгы вазифасына шәһәр Советы депутатлары Дамир Ишкинеев һәм Николай Липатов кандидатураларын тәкъдим иттеләр.

Якушкино авыл җирлеге башлыгы вазифасына Якушкино авыл җирлеге Советы депутатлары Хәким Хәбибуллин һәм Сәлим Йосыпов кандидатуралары тәкъдим ителде.

Тавыш бирү яшерен тәртиптә узды. Нәтиҗәдә, күпчелек тавыш белән Дамир Ишкинеев һәм Хәким Хәбибуллин сайланды.

Аларның кандидатуралары депутат берләшмәләренә Нурлат шәһәре башлыгы һәм Якушкино авыл җирлеге башлыгы вазифасына тәкъдим ителде.

Бүген Нурлат шәһәре Советында «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар төркеме җыелышы узды. Биредә депутатлар Нурлат шәһәре Советына Дамир Азатович Ишкинеев кандидатурасын Совет рәисе вазифасына тәкъдим итү турында бертавыштан карар кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International