Нурлатта тантаналы рәвештә күпфатирлы йортлар ишегалларын ачалар

2023 елның 16 сентябре, шимбә

Нурлатта төзекләндерүдән соң «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында чираттагы ишегалды территорияләре ачылды.

Гыйматдинов урамындагы 90нчы йорт ишегалдында бүген аеруча җанлану хөкем сөрә-биредә төзекләндерүдән соң ишегалды территориясе ачылды.

Таган, кәмит, уңайлы эскәмияләр, тротуарлар…

Хәзер бу заманча мәйданчык балаларның да, өлкәннәрнең дә таләпләрен канәгатьләндерә ала.

Нурлатлыларны шундый вакыйга белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады.

Монда ук «Эталон» идарәче компаниясе җитәкчесе Марина Демидова активистларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International