Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең планнан тыш утырышы узды

2023 елның 15 сентябре, җомга

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең планнан тыш утырышын үткәрү өчен сәбәп булып бала катнашындагы юл-транспорт һәлакәте тора.

Утырыш район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды.

Утырышта балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.

Мәгариф учреждениеләрендә бу юнәлештә алып барылган эшләр турында мәгариф идарәсе методисты Татьяна Апполонова, 2нче мәктәп директоры Халидә Шәрәпова сөйләделәр.

Монда шулай ук «Халык контроле» мәгълүмат системасына кергән гаризалар каралды. Алар буенча урынга комиссияле рәвештә барырга карар ителде.

"Юл-транспорт һәлакәте бала гаебе белән килеп чыккан, чөнки ул велосипедтан төшмичә генә юл аша үткән, диеп карала. Бу уңайдан барлык ата-аналарга да мөрәҗәгать итәм: балага индивидуаль мобильлек чарасы сатып алганчы, аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүенә һәм гамәлдә куллана белүенә инаныгыз», – дип аңлатма бирде Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге башлыгы Ринат Паймурзин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International