"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлегендә гражданнарны кабул итү атналыгы тәмамланды

2023 елның 15 сентябре, җомга

"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлегендә гражданнарны кабул итү атналыгы тәмамланды.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узган хокукый ярдәм атналыгы барышында нурлатлылар җирне законлы рәсмиләштерү, автомат коляска сатып алуда, фатир өлешләрен рәсмиләштерүдә, субсидияләр алуда һ. б. ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Бу сорауларга алар нотариус, адвокат, шулай ук социаль фондның әйдәп баручы белгеч-эксперты тарафыннан җентекле аңлатмалар һәм консультацияләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International