Тепловоз шәһәргә музей экспонаты буларак «РЖД» оешмасы дирекциясе карары буенча бүләк ителде.
1978 елда чыгарылган маневрлы локомотив, миллион километрдан артык йөгерешле һәм 45 тонна авырлыкта, тәгәрмәчле-мотор блогын исәпләмәгәндә, яңа скверда постаментка урнаштырылды. Микрорайон халкы берничә тапкыр паровозны поселок территориясендә урнаштыру инициативасы белән чыгыш ясый, һәм тимер юлчылар скверы ачылу белән бу идея тормышка ашырыла башлый. Район җитәкчеләре һәм шәһәр халкы мөрәҗәгатенә «РЖД» ААҖ җитәкчелеге хуплап кабул итә. Бүген эшләрнең төп өлеше башкарылды.
"Тимер юл җитәкчелеге дә, шәһәр һәм район җитәкчелеге дә зур эш башкарды. Мондый куәтле кран Нурлатта әле беркайчан да кулланылмаган, бу «Нурлатнефть» НГДУ начальнигы Владислав Андреевич Куманяев ярдәмендә мөмкин булды, – дип сөйләде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин. - Микрорайон халкы һәм тимер юл станциясе хезмәткәрләре көче белән аны яңартырга, буярга, фонарьлар урнаштырырга, ут сузарга, территорияне төзекләндерергә кирәк әле, әмма иң мөһиме инде эшләнгән. Локомотивның 45 тонналы капот өлешен ике тәгәрмәчле-мотор блогы белән тоташтыру, аларның һәрберсе 25 тонна авырлыкта, бик катлаулы, күп вакыт таләп итә торган процесс, чөнки 8 терәк һәм 2 кронштейнны тоташтырырга кирәк иде. Куйбышев тимер юлы хезмәткәрләре бик тырышып эшләделәр.
Локомотив өчен мәйданчыкны алдан әзерләгәннәр. Узган ел ук сквер янында 1,5 метр тирәнлектәге котлован казыла, анда 4 вагон вак таш салына, ә өстә шпалларга рельслар салына.
- Хәзер тепловоз-һәйкәл ерактан үтеп баручыларның, микрорайонда яшәүчеләрнең, үтеп баручы поезд пассажирларының карашларын җәлеп итәчәк һәм, һичшиксез, шәһәр халкының яраткан ял итү урыннарының берсенә әверелгән скверны бизәячәк. Һәм тимер юлчыларның гына түгел, чөнки станция белән кайчандыр поезд республика һәм ил буенча хәрәкәт итүнең төп чарасы булган күп кенә нурлатлыларның да тормышы бәйле,-ди «Тимерьюл» ТОС рәисе Александр Собольков