Пушкин картасы ияләре булган нурлатлылар өчен шәһәрдә һәм районда төрле чаралар оештырылган.
Әйтик, Нурлатта «Грани» кинотеатрында «Ал да онытма», «Чижик-Пыжик кире кайта» һ.б. фильмнарын карарга, Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык серләре» танып белү сәгатендә катнашырга, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәренең төбәк тарихы музеена, Колбай-Мораса авылында Габдулла Кариев исемендәге музейга барырга, Тимерлек мәдәният йортында милли мастер-класслар вакытында төймәләр, Каравыл Тавы авылы мәдәният йортында милли курчак-саклагычлар һәм башка күп нәрсәләр ясарга мөмкин.
Пушкин картасын рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Аны 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр рәсмиләштерә ала.