Тимер юлда 40 елдан артык хезмәт иткән маневрлы локомотив музей экспонаты булачак.
Микрорайон халкы бу көннәрдә тимер юл станциясендә зур йөк күтәрү кранының эше шаһитлары булдылар: тепловозны рельслар буйлап алдан әзерләнгән участокка күчерделәр.
1978 елда чыгарылган локомотив, миллион километрдан артык йөгереш белән станциядә төрле эшләр башкарган һәм, әлбәттә, бүген аның эксплуатация срогы чыккан, ул исәптән чыгарылырга тиеш. Нурлат районы җитәкчелеге үтенече буенча «РЖД» ААҖ генераль директоры аны шәһәргә музей экспонаты сыйфатында бүләк итәргә карар кылды», – дип сөйләде Ульяновск эксплуатация депосының баш инженеры Виктор Васильев.
Тепловоз якын көннәрдә тимер юлчылар скверында махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкка урнаштырылачак, аны микрорайонда яшәүчеләрнең йортларыннан да, станция аша узучы поездларның вагон тәрәзәләреннән пассажирларга да күрергә мөмкин булачак. Бу һәйкәл Нурлат шәһәренең тимер юл станциясеннән башлануын искә төшерәчәк.