Нурлат гимназиясе укучылары фашизм корбаннарын искә алдылар

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Нурлат гимназиясендә Бөек Ватан сугышы елларында Фашизм корбаннарын искә алу көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.

Россиядә Фашизм корбаннарын искә алу көне 1962 елдан бирле ел саен сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен ил буенча фашистларның оккупацияләнгән территорияләрдә үз-үзләрен тотышы, Хатынь авылында, Освенцим шәһәрендә, Бухенвальд, Дахау, Майданек концлагерьларында булган вакыйгалар, ә иң мөһиме фашистларга каршы торган солдатларның, партизаннарның һәм тыныч халыкның ныклыгы турында сөйләүче чаралар уза.

Мәктәп китапханәсендә "Вакыты чыгу срогы булмаган" китап күргәзмәсе оештырылган.

 

Ә бүген, 13 сентябрьдә, 18 яшендә фашистлар кулыннан һәлак булган беренче хатын – кыз Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның тууына 100 ел тула. Аның исеме безнең көннәрдә дә Совет халкының ныклыгы, батырлыгы һәм куркусызлыгы символы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International