«Чиста мирас» экологик олимпиадасын хуплау максатында шәһәр паркындагы экологик өмә өлкәннәрне дә, балаларны да берләштерде: анда 2, 9 нчы номерлы шәһәр мәктәпләре, гимназия укучылары, шулай ук «Нурлатнефть» НГДУсы хезмәткәрләре катнашты.
Чараны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ачты.
"Өмә актив, күңелле һәм безнең паркта тагын да чистарак булыр дип өметләнәм. Сез барыгыз да беләсез, кешеләр табигатькә сак карарга тиеш. Сезгә шимбә өмәсен яхшы уздырырга, күп кенә уңай эмоцияләр алырга телим", - дип мөрәҗәгать итте Дамир Ишкинеев экологик өмәдә катнашучыларга.
Әлеге чараны ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясе оештыра. Нурлат игелекле эшләр эстафетасын Түбән Камага тапшырды.