Нурлат районында Гакыйль Сәгыйров исемендәге премия булдырылды

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Район күләмендә шагыйрь, рәссам, “Филантроп” Халыкара премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров исемендәге премия гамәлгә кертелде.

Район Башкарма комитеты тарафыннан бу хактагы Карар Нурлатта Республика һәм Шәһәр көннәрен бәйрәм итү уңаеннан дөнья күрде.

- Нурлатлылар арасында танылган якташыбызның туган көне - 15 февральдә, аңа багышланган күпсанлы чаралар үткәрүдән тыш, ул мәңгелек йортын тапкан Иске Җүрәй авылына барып, каберенә чәчәкләр салу, хәтерен яд кылу кебек күркәм традиция дә яшәп килә. Быел да тугры калдык без аңа, сәфәребез барышында Гакыйль аганың истәлеген мәңгеләштерүгә идеясе туды, аның бай иҗади мирасы үрнәгендә Нурлат районында яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм традицияләрен таныту да мөһим. Шул максаттан без район Башлыгы катнашында узган түгәрәк өстәлләрнең берсендә әлеге мәсьәләне күтәреп чыктык, һәм менә, озак та үтмәде, безнең хыялыбыз тормышка ашты, – дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова.

Гакыйль Сәгыйров исемендәге район премиясе ике елга бер тапкыр мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары белән җәмгыятьтә танылу алган, Нурлат районы милли мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән, югары һөнәри осталыклары, үз авторлык стильләре, эшләренең оригинальлекләре һәм ниндидер яңалык кертүләре белән аерылып торган  ике кандидатка биреләчәк.

- Беренче премияне киләсе елда Гакыйль Сәгыйровның туган көнендә тапшырырга планлаштырабыз, – диде Әлфия Сәлих кызы. - Алар турында күзаллау бирә торган кандидатлар һәм портфолиолар тәкъдим итү, шулай ук аларны район комиссиясенә тапшыруны мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, иҗтимагый берләшмәләр башкарачак. Материаллар премия тапшырыла торган ел алдыннан  1 октябрьдән 30 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк һәм 10 гыйнвардан 8 февральгә кадәр каралачак. Гакыйль Сәгыйров исемендәге премиягә лаек булган кешеләргә лауреат исеме, 5 мең сум күләмендә акчалата бүләк, диплом һәм таныклык тапшырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International