Көз көне аграрийлар өчен мөһим бурыч – киләсе елның мул уңышы өчен нигез салу: оптималь технологик срокларда басуларны сукалау, ашламалар кертү һәм көзге культуралар чәчү.
Районда җирне эшкәртү 22877 гектар мәйданда башкарылган, бу планның 38% тәшкил итә.
Көзге бөртекле культураларны чәчү тәмамлауга якынлаша. Барлыгы 15970 гектар чәчелгән, бу планның 95% тәшкил итә.