Муниципаль берәмлекләр депутатларына өстәмә сайлаулар бүген, 10 сентябрьдә, өч авыл җирлегендә һәм бер шәһәр сайлау участогында уза.
Шәһәр гимназиясендә урнашкан 2332нче сайлау участогында 17нче Нурлат-Көнчыгыш бер мандатлы сайлау округы буенча тәкъдим ителгән депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирү уза.
"Участок үз эшен иртәнге 7дән башлады. Безнең участокта 2500ләп сайлаучы бар, килү - яхшы, нурлатлылар яхшы кәеф белән килә. Сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауларны оештыру буенча зур эш башкардылар", - дип билгеләп үтте сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Гүзәл Сабирҗанова.
Бу микрорайон халкы үз активлыгын иртән үк күрсәтте, гаиләләр сайлау участогына ашыкты.
Мондый мөһим вакыйгадан читтә кала алмадым. Чөнки бүген кандидат өчен тавыш биреп, без микрорайоныбызның киләчәк язмышын, аның үсешен сайлыйбыз. Миңа, яшь әни буларак, лаеклы депутат булачагыбызга ышану мөһим», - дип уртаклашты микрорайонда яшәүче Миләүшә Сафиуллина, сайлауларга ул кызлары Айсылу һәм Румия белән килде.
Тавыш бирүчеләр арасында Татьяна Суровцева да бар иде.
"Сайлауларга килү һәм үз тавышыңны бирү – безнең гражданлык бурычыбыз, шуңа күрә сайлауларны да калдырмыйм. Менә бүген дә, барлык эшләрне калдырып, тавыш бирергә килдем», – дип уртаклашты ул.
Көннең беренче яртысында тавыш бирү барышы белән район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов танышты.