Диспансерлаштыру кысаларында 818 нурлатлыда беренче тапкыр үзгәрешләр ачыкланган.
Быел Нурлат үзәк район хастаханәсендә 1984, 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 туып-үскән, ягъни яшьләре өчкә бүленә торган, шулай ук 40 яшьтән өлкәнрәк нурлатлылар уза.
Диспансерлаштыруның мөһимлеге шунда ки, ул хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә.
Агымдагы елның 8 аенда 8684 Нурлат диспансеризация узарга өлгергән, шулай ук 1641е тикшерелүне һөнәри өлкә кысаларында узган.
Нурлат үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, әлеге чаралар кысаларында 818 нурлатлыда беренче тапкыр үзгәрешләр ачыкланган. Мәсәлән, 10 кешедә I һәм II дәрәҗә онкология, диабет 61, кан әйләнеше системасы авырулары 588, сулыш органнары 58, ашказаны – эчәк органнары 43, башка төрле авырулар 58.
Диспансерлаштыруның 2нче этабына өстәмә тикшерү һәм диагнозны төгәлләү максатыннан 3308 кеше җибәрелгән.