Утырыш бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә узды.
Анда ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Роберт Кривоногов та катнашты.
Биредә шулай ук районның гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары видеоконференцэлемтә режимында кушылды.
Агымдагы елның 8 ае йомгаклары буенча транспорт дисциплинасын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшнең торышы турында Дәүләт автоинспекциясенең Нурлат бүлеге начальнигы Ринат Паймурзин хәбәр итте.
ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Роберт Кривоногов республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Нурлат районында аварияләр белән бәйле хәл торышы турында хисап тотты.
Нурлат муниципаль районында юлларны кышкы карап тотуга әзерлек барышы турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин сөйләде.
Монда ук нурлатлылардан «Халык контроле» мәгълүмат системасына килгән гаризалар каралды.
Утырышка район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова йомгак ясады, ул алга таба эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде, берничә күрсәтмә бирде. Комиссиянең киләсе утырышы октябрь башына билгеләнде.