Нурлатта тагын бер йорт яны территориясен реконструкцияләү тәмамланды

2023 елның 8 сентябре, җомга

Совет урамындагы 143 һәм 145 нче йортларның ишегалларында төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Шәһәрдә тагын бер уңайлы ишегалды барлыкка килде. Шәхси машиналар өчен тукталышлар проблемасы хәл ителде, кер киптергечләр белән хуҗалык мәйданчыклары барлыкка килде, күп кенә чәчәк түтәлләрен ясау өчен туфрак әзерләнде, балалар мәйданчыгы төзелде, яңа тигез асфальт җәелде, торак йортлар тирәсендә тротуарлар төзелде һәм йорт яны территорияләре яктыртылды.

"Без яктырту өчен ике яңа багана куйдык, тимер-бетон баганаларда 8 яктырткыч өстәмә рәвештә урнаштырылды. Хәзер территория һәр яктан тулысынча яктыртылсын өчен, яңа багана урнаштыру өчен уңайлырак урын сайлыйбыз», - дип уртаклашты электр челтәре хезмәтләренең җаваплы подрядчысы Илнур Насыйбуллин.

Ишегалларын ачу тантанасында нурлатлыларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде. Ул шәһәрнең йорт яны территорияләре халыкның теләкләрен исәпкә алып яшәү өчен тагын да уңайлырак, җайлырак булсын өчен, «Безнең ишегалды» республика программасы дәвам итәр дип өметләнүен белдерде. Шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре әлеге йортларда яшәүчеләр өчен кызыклы программалар – концерт номерлары, мастер - класслар, викториналар, конкурслар әзерләгән, ә болытлы һава торышы булуына да карамастан, самавырдан тәм-томнар белән кайнар чәй дә бик тә урынлы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International