Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы төбәк телекомпанияләренең өченче фестивале старт алды һәм 2023 елның 9 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Фестиваль эшендә -«ТАТМЕДИА»ның «Нурлат-информ» АҖ филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева җитәкчелегендә Нурлат телевидениесе хезмәткәрләре: хәбәрче Айгөл Сергеева, видеомонтажчы Эльмира Туктарова һәм видеооператор Илшат Мәхмүтов та катнаша.
Быел фестиваль махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган Түбән Кама журналисты Александр Комаров истәлегенә багышлана. «Геройлар» премиясе аның исеме белән аталачак. Җиңүчеләрне Татарстан журналистлары әзерләгән материаллар нигезендә сайлап алачаклар.
«Кама бризы» фестивале кысаларында 7 номинациядә иң яхшы эшләр сайланачак.
Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен мастер-класслар, экскурсияләр һәм очрашулар уза.