Нурлат гимназиясе футболчы кызлар командасы ТР мәктәп футбол лигасында җиңүче булды

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Казанда мәктәп футбол лигасы ярышларының финал этабы тәмамланды.

Нурлат гимназиясенең Кызлар командасы җиңүче булды һәм 20-24 сентябрьдә Мәскәүдә лига чемпионатында Бөтенроссия турнирында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.

Шәһәрнең 3нче мәктәбе командасы 2нче урынны алды. Котлыйбыз, афәрин!

Нурлат гимназиясе командасына Мәскәүдә узачак чемпионатта уңышлар һәм үзләренә ышанычлары көчле булуын телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International