Нурлатта тантаналы рәвештә "Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалды территорияләре ачыла бара.
Ачылуга Нурлат урамы, 11 адресы буенча яңартылган ишегалдында старт бирелде. Бу вакыйга белән нурлатлыларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.
"Бүген без республика программасы буенча реконструкцияләнгән ишегалларын ача башлыйбыз. Быел шәһәр буенча 57 миллион сумлык 17 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Нурлат урамында берьюлы 3 ишегалдын ачабыз. Әлеге республика программасы инде 4 ел эшли, бу вакыт эчендә дистәләгән ишегалды территорияләре төзекләндерелде. Программа алдагы елларда да безнең ишегалларын төзекләндерү өчен эшләр дип өметләнәбез», - диде ул, Татарстан Республикасы Рәисенә, шулай ук подрядчыларга рәхмәтен белдереп.
Биредә Дамир Азатович Нурлат шәһәре территориясен иң яхшы бизәү һәм яшелләндерү конкурсында җиңүчеләргә, шулай ук идарәче оешма җитәкчеләренә дипломнар тапшырды.
Ишегалдын ачу бәйрәм тантанасына әверелде. Биредә үзәк китапханә, төбәк музее, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре оештырган мастер-класслар, викториналар уздырылды. Бәйрәмнең яшь катнашучылары кечкенә архитектура формалары булган спорт һәм балалар мәйданчыгын да тиз үзләштерде.