"Нурлат-информ"га кунакка махсус хәрби операция үткәрелү зонасыннан вакытлы ялга кайткан якташыбыз килде

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген «Нурлат-информ»да коллегабызның улы – махсус операциядә катнашучы сугышчы белән очрашу булып узды.

Сугышчы күптән түгел генә кыска вакытлы ялга кайтты, шул вакытта әтисенең хезмәттәшләре белән дә күрешеп өлгерергә карар иткән. Очрашу бик җылы мөгамәләдә үтте, һәрберебез солдатны кочаклап, үз теләкләрен җиткерергә ашыкты.

“Без сине күрүебезгә бик шат, исән – сау өйгә әйләнеп кайтуыңны телибез” ,-дип теләде  “Нурлат - информ"ның барлык хезмәткәрләре исеменнән баш мөхәррир-филиал җитәкчесе Резеда Гиняева.

Кызганычка каршы, очрашу кыска вакытлы булды, чөнки сугышчыга әле ял вакытында күпне эшләп өлгерергә кирәк. Без исә, аны озаткач, якташыбыз күчтәнәчләре белән бергәләп чәй эчтек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International