Казанда якташыбызның кызы Иделия Марс китабының презентациясе булачак

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Иделия Марсның әтисе-ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, татар баянчысы һәм композиторы Марс Макаров Нурлат районының Чурабатыр авылыннан.

Иделия Марс прозаик, сценарист. UCLA extensionда сценаристлыкка укуын тәмамлый. Казанда туган, АКШта яши. Иделия - халыкара кинофестивальләрдә күрсәтү өчен сайлап алынган һәм ике тапкыр номинацияләнгән кыска метражлы фильмның авторы һәм режиссеры.

Психологик триллер жанрында язылган "Ишекнең теге ягында" китабының презентациясенә автор шәхсән үзе киләчәк. Автор бик теләп укучылары белән аралашачак, аларга автограф та бүләк итәргә шат булачак.

Презентация 7 сентябрьдә Декабристлар урамы, 2 адресы буенча урнашкан әдәби кафеда узачак. Сәгать 14.00 тә башлана. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International