Ирек Хәйдәрҗановка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирү турындагы указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.
Указда болай диелә: “Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен» Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемне Хәйдәрҗанов Ирек Сәлихҗан улына – "Сөләйманов Әхтәм Исмәгыйль улы" крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы урынбасарына бирергә.