Аның җитәкчесе башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Герасимова шулай ук «ЮИД отрядының иң яхшы җитәкчесе» республика конкурсы лидерлары арасында.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге авыл мәктәбенең ЮИД хәрәкәтенә инде 30 елдан артык. Һәм бу вакыт эчендә биредә мәктәп укучыларын юлда куркынычсыз тәртипкә өйрәтүнең тулы системасы барлыкка килгән. Менә инде 20 ел дәвамында мәктәптә бу эш белән Людмила Аркадьевна шөгыльләнә.
- Безнең отряд "БОНД" дип атала, димәк, юлларда сак булыгыз. Аның әгъзалары булып 3-4 сыйныф укучылары тора. Без алар белән теоретик материалны өйрәнәбез, төрле биремнәрне хәл иткәндә, велосипедта практик дәресләр вакытында ныгытабыз, – дип билгеләп үтте педагог.
Аның җитәкчелегендәге ЮИД отряды барлык мәктәп чараларында катнашучы гына түгел, ә башка күп кенә чараларның инициаторы да. Мәсәлән, ЮИД чаңгы юлларын үткәрү традициягә кергән инде. Отряд әгъзалары аңа бик теләп кушылалар, монда алар спорт осталыгын да, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә күрсәтәләр.
Мәктәптә үз ЮИДның почтасы да эшли айга 2 тапкыр почтальоннар һәр сыйныфка һәм укытучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында үзләре ясаган тематик белешмәләр тараталар.
ЮИД отряды әгъзасы булу кызыклы һәм мавыктыргыч икәнлеге турында безгә һәм егетләр үзләре дә бик күп сөйләделәр. Без аларны чираттагы район чарасына әзерлек вакытында очраттык.
- Миңа иң ошаганы-чараларда һәм линейкаларда чыгыш ясау. Без сценарий әзерлибез, рольләр өйрәнәбез, репетицияләр ясыйбыз. Безнең чыгышларыбызның юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерүен телибез, - дип уртаклашты Полина Трифонова.
- Миңа күбрәк фигуралы велосипед йөртү ошый. Монда бит тизлекне дә җыярга кирәк, башкалардан тизрәк финишка килергә, һәм җитезлекне күрсәтергә кирәк, егылмаска һәм кагыйдәләрне бозмаска. Моның өчен озак күнегүләр ясарга кирәк, – диде Глеб Тугасев та.
- Ә мин балалар бакчасына йөрергә яратам, без мәктәпкәчә яшьтәге балаларны да шефлыкка алдык. Мәктәпкә килгәч, безнең хәрәкәт турында белсеннәр өчен, алар безгә кушылсыннар өчен кирәк, – дип билгеләп үтте Дарья Сидорова.
Безне исә отрядның капитаны аның иң яшь һәм ябык гәүдәле катнашучыларының берсе Регина Әминева булуы гаҗәпләндерде.
- Әлбәттә, малайлар характер күрсәтә, ләкин без уртак телне тиз табабыз. Капитан булу мактаулы да, җаваплы да, – диде ул.
Иске Чаллы мәктәбендә бу юнәлештә эшнең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы турында балаларның ел саен «Куркынычсыз тәгәрмәч» дигән традицион район ярышларында призлы урыннар алулары да сөйли. Ә «ЮИДның иң яхшы отряды» конкурсында республика дәрәҗәсендә зур уңыш алар өчен алга таба җиңүләр өчен тагын да зуррак стимул булды.
Ә менә шушы көннәрдә «Кама Артегында»нда узган «Мин ЮИДны сайлыйм» форумы кысаларында алар үзләрен иң яхшы ЮИД отряды итеп күрсәткәннәр. "Бу бик шәп булды, без юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаган республиканың башка районнарыннан килгән яшьтәшләребез белән аралаштык. Форумда бик күп кызыклы очрашулар, мастер-класслар, чаралар булды. Без «Добрая дорога детства»газетасының яшь хәбәрчеләре белән аралаша алдык. Безгә профильле смена бик ошады, хәзер яңа очрашуларны түземсезлек белән көтәчәкбез», – дип уртаклашты балалар.
Ә инде бүген "БОНД" отряды яңа көчләр белән үз эшчәнлегенә кереште-алар мәктәп укучыларына куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр һәм быел беренче «Мәктәп автобусы» рейдын үткәрделәр.