Алар нефтьчеләр көне алдыннан табигать кочагында бәйрәм оештырдылар.
Котлау сүзләре, бүләкләү, предприятие хезмәткәрләре өчен дә, аларның гаилә әгъзалары өчен дә күңел ачу программасы, спорт ярышлары – «ЦТ и РС» ҖЧҖ үзенең һөнәри бәйрәмен «Кондырча» ландшафт паркында билгеләп үтте. Анда Әлмәттә урнашкан бораулау катнашмалары буенча сервис хезмәткәрләре дә катнашты.
Чараны сәламләү сүзе белән «ЦТ и РС» ҖЧҖ директоры Җәмил Мостафин ачты.
- Бүген бездә өчләтә бәйрәм - якынлашып килүче нефтьчеләр көнен, Татарстан нефтен эшкәртүгә 80 ел тулуны һәм Ромашкино ятмасының ачылуына 75 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу истәлекле даталарга без бик яхшы нәтиҗәләр белән килдек, барлык планнарны һәм бурычларны үтәдек, коллективка алга таба да тотрыклылык һәм чәчәк ату телим, – диде Җәмил Хәйдәрҗан улы.
Бүләкләү тантанасы да котлауларга бай булды - 20ләп кеше Республика һәм федераль дәрәҗәдәге тармак бүләкләренә лаек булды. Алар арасында «ЦТ һәм РС» ҖЧҖ тампонаж сервисының цементлау агрегаты мотористы Юрий Трофимов та бар, ягулык-энергетика комплексын үстерүгә зур шәхси өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа Россия Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
- Мин җитәкчелеккә хезмәтемне шулкадәр югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтлемен. Ә ул җиңелләрдән түгел, 14 ел эшләү дәверендә төрлечә булды, әмма без авырлыкларны лаеклы хәл итәбез һәм алга барабыз, – дип уртаклашты ул.
«ТаграС» нефть сервисы холдингының Мактау грамотасын бу көнне предприятиедә 8 елдан артык эшләүче бораулау катнашмалары буенча сервис начальнигы Алексей Зубрилов та алды.
- Бүген без эшчәнлек чикләрен киңәйтәбез-Татарстанда гына түгел, Башкортостанда, Оренбург өлкәсендә, төньякта да эшлибез. Заказчылар канәгать, эш күләме арта, димәк без дөрес юлда, – диде ул. - Зур бәйрәм өчен оештыручыларга зур рәхмәт.
Традиция буенча предприятие хезмәткәрләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе турында да онытмаганнар. Җәмил Мостафин булачак 8 укучыга беренче сыйныф укучыларының портфельләрен һәм җыелмаларын тапшырды. Алар шулай гадәтләнгән инде: үз һөнәри бәйрәмнәрендә тирә-юньдәгеләргә бүләкләр һәм яхшы кәеф бүләк итәләр.
- Мин беренче ел гына эшләсәм дә, бүген дә безне бәйрәмгә чакырдылар һәм бүләкләр тапшырдылар, бик зур рәхмәт. Без-күп балалы гаилә, өч кызыбыз бар, уртанчысы София быел 1нче сыйныфка бара. Бик кирәкле ярдәм, – дип уртаклашты Маланьиннар гаиләсе башлыгы Алексей.
Чараның рәсми өлешен җирле сәхнә осталарының концерт номерлары бизәде. Шул ук вакытта күрше мәйданчыкта бәйрәмнең яшь кунаклары әкият персонажлары белән күңел ачу уен программасында катнаша алдылар.
Өлкәннәр исә, 2 командага бүленеп, спорт ярышларында үз көчләрен сынап карадылар, алар аркан тартуда аеруча зур дәрт белән ярыштылар. Хуш исле пылау, кайнар чәй һәм камыр ризыкларыннан авыз итеп карарга теләүчеләр өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнгән иде.
Кыскасы, «ТаграС-РС» компаниясенең «ЦТ һәм РС» җәмгыяте хезмәткәрләре предприятие файдасына нәтиҗәле генә түгел, күңелле ял итә белүләрен тагын бер кат күрсәттеләр.