Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, тармак ветераннары, нурлатлылар!
Һөнәри бәйрәмегез – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез! Нефть һәм газ чыгару авыр, җаваплы һәм шул ук вакытта бик мактаулы хезмәт. Сез, катлаулы шартларда хезмәт куеп, югары профессионализм һәм сайлаган эшегезгә тугрылык үрнәге күрсәтәсез. Шуңа күрә әлеге тармак хезмәткәрләре хаклы рәвештә аерым ихтирам һәм абруйга лаек.
Нурлатта нефть чыгару эшчәнлеге башында торган, шәһәр һәм районыбызның үсеше хакына фидакарь хезмәт традицияләренә нигез салган тармак ветераннарына аерым рәхмәтләремне белдерәм.
Бүген Нурлатның нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләре-катлаулы мәсьәләләрне хәл итә һәм замана белән бергә атларга сәләтле профессионаллар. Хезмәтегез бәяләп бетергесез: сезнең ярдәм белән нурлатлыларның тормыш сыйфаты яхшыра, социаль әһәмиятле объектлар, торак йортлар, юллар, парклар төзелә һәм яңара, мәгариф һәм мәдәни объектлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре заманча җиһазлар белән җиһазландырыла.
Тармак хезмәткәрләренең барысына да фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәм һәм нык сәламәтлек, яңа хезмәт казанышлары, тыныч күк йөзе һәм иминлек телим!
Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев