Нефтьчеләрнең корпоратив бәйрәме креатив һәм гаиләдәге кебек җылы атмосферада башланып китте.
«Татнефть» хезмәткәрләренең үз һөнәри бәйрәмнәре – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен – гаилә бәйрәме буларак билгеләп үтүе күптәннән инде күркәм традициягә әверелде. Шуңа күрә Нурлат районы буенча ЦССП, Нурлат ТППОсы һәм «Нурлатнефть» НГДУсы тарафыннан «Ак Барс» спорт үзәге территориясендә оештырылган чараның программасы да өлкәннәр һәм балалар өчен дә мавыктыргыч итеп төзелгән иде.
Нефтьчеләр корпоратив бәйрәмнәрен икенче ел үткәрәләр. Ә быелгысын алар Рүзгә кәеф белән уздыра - Ромашкино чыгагнагы ачылуның 75 еллыгы һәм Татарстанда нефть эшкәртә башлауның 80 еллыгы алар өчен зур уңышлар белән билгеләнә.
- Әлеге юбилейлы саннар артында нурлатлылар, ветераннарыбыз үз хезмәтләре бәрәбәренә ирешкән зур нәтиҗәләр тора, - диде «Нурлатнефть» НГДУсы начальнигы Владислав Куманяев. - Безнең тату һәм бердәм эшчәнлегебез алга таба да шулай дәвам итсен, ә ирешкән уңышларыбыз арта гына барсын иде. Нурлат нефтьчеләренең казанышлары югары, без «Татнефть» буенча һәрвакыт иң яхшылар өчлегендә. Бездә моңа ирешү өчен потенциал зур. Шуңа күрә алдагы елларда барысы да яхшы булачак.
Ә Нурлат нефтьчеләренең уңышлары, чыннан да, саллы - «Нурлатнефть» НГДУсы коллективы 79,5 млн тоннадан артыграк нефть чыгарган. Бәйрәм кунагы «Татнефть» ААҖ башкарма Аппараты профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин да Нурлат нефть чыгаручыларының гомуми уңышка керткән өлешен билгеләп үтте.
- Иң мөһиме, буыннан – буынга килгән традицияләр сакланып кына калмый, узган гасырда бирелгән югары үрләрне бүген дә яуларга мөмкинлек бирә, - дип билгеләп үтте Андрей Александрович. - Һәр нефтьченең хезмәте кыйммәтле. Профсоюз комитеты исеменнән бүген нефть чыгару белән шөгыльләнүче һәм Татарстан икътисады локомотивы дип аталган машинаның кечкенә, әмма бик мөһим өлеше булган һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәм.
Район җитәкчелеге исеменнән дә котлау сүзләре яңгырады.
- Эшегезнең мөһимлеген һәм кирәклеген һәркем белә. Сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләдә, илдә, эштә иминлек телим, - дип район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән теләкләр җиткерде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин .
Бәйрәмнең рәсми өлеше бүләкләүләр белән дәвам итте. Күпләр юбилей медальләренә, «Татнефть» генераль директорының Рәхмәт хатларына, ведомство бүләкләренә, Мактау грамоталарына лаек булды, ә иң яхшыларның исемнәре Компаниянең Мактау тактасына кертелде. НГДУ хезмәткәрләренең тулы төркеменә «Предприятиенең Мактаулы хезмәткәре» исеме бирелә, шул исәптән ЦДНГ-3 нефть һәм газ чыгару буенча операторы Виталий Симакаевка да.
– Бу минем хезмәтемне югары бәяләү, - дип уртаклашты Виталий Николаевич, дулкынлануын яшермичә. НГДУда ул 17 ел эшли. - Хезмәттәшләрем өчен, гомумән, «Татнефть» һәм безнең НГДУ өчен зур горурлык кичерәм.
3нче ЦДНГның нефть һәм газ чыгару операторы Илшат Сингатуллин традиция буенча бәйрәмгә үзенең зур гаиләсе әгъзалары белән килгән иде.
- Без нефтьчеләр көненә ел да тулы составта киләбез, - дип уртаклашты ул. НГДУда ул 12 ел эшли. - Башта зур кызыбызны үзебез белән ала идек, аннары икенчесе туды, ә хәзер инде өч айлык улыбыз Аяз да безнең белән. Нефтьчеләрнең кем булуын бала чактан аңлап үссеннәр.
- Бөтен гаиләбез өчен бәйрәм бу, - диде аның сүзләрен хуплады тормыш иптәше Гүзәл. - Иремнең «Татнефть»тә эшләве безгә иртәгәсе көнгә ышаныч бирә. Шуңа да безнең гаиләдә балалар күп булуын теләдек. Киләчәктә ипотекага фатир алырга ниятлибез. «Татнефть» ярдәме белән хәлебездән киләчәк бу.
Сингатуллиннар кебек тату гаиләләр бәйрәмдә шактый иде. Өлкәннәр котлаулар кабул итеп, Эльвира Хамматова, Россиядә Көньяк Америкадан беренче хаус башкаручы Ролдан Моралес катнашында гаҗәеп концерт программасын караган арада, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алар өчен квестлар оештырылган иде, берәүләр батутка ашыкты, икенчеләре сыек азот белән химик тәҗрибәләрне кызыксынып карады, өченчеләре конкурслар, аниматорлар белән уеннарга кушылдылар…
Аннары алар әти-әниләре белән бергә лотерея уйнатуда катнаштылар. Сүз уңаенда, бүләкләрне оештыручылар гаилә ялын матурлый, спорт белән мавыктыра алырлык итеп әзерләгәннәр. Төп бүләк - велосипедны исә Гөбәйдуллиннар җиңде.
Чара исә кичкә кадәр дәвам итте. Нефтьчеләр бәйрәмен бизәгән артистларга виртуоз барабанчылар кушылды, алар матур шоу күрсәттеләр. Кыскасы, вакыйга бик күп онытылмас мизгелләр бүләк итте. Аларны нефтьчеләр, Татарстан нефтьчеләре өчен юбилейлы елның бәйрәм көнендә төшерелгән гаҗәеп фотоларга карап, озак вакытлар хәтерләрендә саклаячаклар әле.