Нурлат районында 6016 укучы өчен яңа уку елы башланды

2023 елның 2 сентябре, шимбә

Кичә районның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды

1 сентябрь-барлык укучылар өчен дә мөһим бәйрәм. Матур, дулкынландыргыч һәм истәлекле бу көндә, җәйге ялдан соң балалар мәктәп парталары артына утыра. Беренче сыйныф укучылары бу көнне белем иленә тәүге адымнарын ясыйлар, чыгарылышлар исә олы тормышка юл алу чорына тагын да якыная.

Кичә яңа уку елының беренче көнендә мәктәп кыңгыравы 6016 бала, шул исәптән 580 беренче сыйныф укучысы өчен яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International