Быел шәһәр гимназиясенең экология классы укучылары өчен беренче дәрес Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина катнашында узды.
Дәрес «Үз белемең белән уртаклаш» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Дәрестә республиканың экологик иминлеге, шулай ук мәктәп укучыларының һөнәри юнәлешләре турында фикер алыштылар. Министр эшләп килгән экологик яшьләр хәрәкәтләре турында сөйләде.
"Үзеңне төрле юнәлешләрдә күрсәтү, үз сәләтләреңне төрле өлкәләрдә сынап карау мөһим. Чөнки һәр укучының һөнәри юнәлеш сайлавы да шуңа бәйле", - дип билгеләп үтте Александр Валерьевич, балаларга кушылып. Дәрестә укучыларның өч фокус-төркемен Александр Шадриков, Дамир Ишкинеев һәм Алсу Рәхмәтуллина җитәкләде, алар балалар белән бергә экологик бурычлар өстендә эшләделәр, куелган сорауларга киң җаваплар бирделәр.
"Бүген 8 сыйныф укучылары белән экология дәресендә катнаштым, шуны билгеләп үтәсем килә, балаларның экология буенча ныклы белемнәре бар, алар табигатьтә үзләрен ничек тотарга беләләр, бу аларның экологик аңлы булулары турында сөйли. Үз чиратында аларга шәһәребездә һәм районыбызда бу юнәлештә алып барылган чаралар турында сөйләдем», – дип уртаклашты Дамир Азатович.
Дәрес истәлегенә экология министры укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
"Дәрес бик гадәти булмаган һәм кызыклы булды. Министр белән һәр көнне бер парта артында утырырга туры килми, шуңа күрә башта бераз борчылдым, ләкин Александр Валерьевич бик кызыклы әңгәмәдәш, аның катнашындагы дәрес барыбызга да бик ошады», – диде 8 сыйныф укучысы Диләрә Закирова.