Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар һәм укытучылар!
Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Бу көн - беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча дулкынландыргыч.
Мәктәп еллары кызыклы һәм шатлыклы вакыйгалардан башлануын, сыйныфның бердәм булуын, ә мәктәпнең чын мәгънәсендә яраткан мәктәпкә әверелүен телим!
Укытучыларыбызга аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре. Сезнең сизгерлегегез һәм сабырлыгыгыз, югары профессионализм мәктәп стеналарыннан чыгып, балаларга үз һөнәрләрен табуга ярдәм, үз илләренең лаеклы гражданнары булуга терәк булачак.
Яңа уку елын каршылаучы һәркемгә уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!
Яңа уку елы котлы булсын! Укучыларга яхшы билгеләренә генә укуларын, мөгаллимнәргә исә яңа казанышлар, яңа үрләр яулауларын телим!