Район ветеринария берләшмәсе коллективы өчен югары кунакның килүе күңелле сюрприз булды.
Дамир Азатович шәхсән үзе «Нурлат район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ конторасына килеп, коллективны һәм алар йөзендә район ветеринария хезмәтенең 35 хезмәткәрен бүген Россиядә билгеләп үтелә торган ветеринария көне белән котлады.
Фидакарь һәм авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аларга эшләрендә уңышлар, гаиләләргә ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.