Нурлат районында клиентлар хезмәте хезмәткәрләре (бүлек хокукларында) булачак беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары җыелмасын тапшырдылар.
Клиентлар хезмәте белгечләре быел да традиция буенча республика хәйрия акциясенә ярдәм иттеләр. Алар булачак беренче сыйныф укучысы Денис Таҗетдиновны үз янына чакыралар һәм аңа канцелярия товарлары салынган пакет тапшыралар. Малайны киләсе уку елы белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.