Нурлатта территорияләрне төзекләндерү буенча конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 30 августы, чәршәмбе

Нурлатта Татарстан Республикасы Көнендә һәм Шәһәр көнендә территорияләрне чәчәкләр белән бизәү буенча конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү традициягә әверелде.

Бәйрәм сәхнәсеннән аларны Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов сәламләде.

"Шәхси йорт хуҗаларының һәм хуҗабикәләребезнең осталыгы һәм тырышлыгы безгә матурлык бүләк итә. Моның өчен аларга рәхмәт», – диде ул һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә район башлыгы дипломнарын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

“Ишегалды территориясен иң яхшы бизәү "

1 урын - Ольга Склярова

2 урын – Мәдинә Мингалиева

3 урын-Рөстәм Сафиуллин

 

"Оешмалар һәм предприятиеләр территорияләрне иң яхшы бизәү»

1 урын-“Нурлат җылылык челтәрләре”

2 урын-Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт

3 урын – “Нурлатдом"идарәче компаниясе" ҖЧҖ

 

“Мәгариф учреждениесе  территориясен иң яхшы бизәү"

1 урын-6 нчы номерлы «Кояшлы» балалар бакчасы

"Шәһәр мохитендә иң яхшы чәчәк кадрлары»

1 урын-Наилә Игтисамова

2 урын-Сания Бәдретдинова

3 урын - Әлфия Фәхретдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International