29 августта, яңа уку елы башланыр алдыннан, «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә районның муниципаль бюджет мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды.
Анда район Советының юридик бүлегенең баш белгече Ханеня Александр һәм район Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рафис Нигъмәтуллин катнашты. Алар утырышта катнашучыларга коррупциягә каршы һәм хезмәт законнары таләпләрен үтәү, финанс дисциплинасын үтәү кирәклеге турында мәгълүмат җиткерделәр.