Хөрмәтле нурлатлылар, шәһәр һәм район кунаклары!
Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!
Безнең көч-бердәмлектә. Бу бәйрәм Татарстанда яшәүче 170тән артык милләт вәкилләрен берләштерә. Безнең арада тынычлык һәм татулык – республикабызның төп көче һәм горурлыгы.
Барлык нурлатлыларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт. Бу безнең республика һәм сезнең белән ил өчен бик авыр чорны сабырлык белән тырышып, хезмәт белән кичерүебез өчен рәхмәт. Бер зур күпмилләтле гаилә булып яшибез, Ватанны саклаучы балаларыбызга ярдәм итәбез.
Хөрмәтле якташлар, районыбызны, республикабызны үстерүгә һәм ныгытуга керткән өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәтемне белдерәм.
Бәйрәм белән котлап, Татарстаныбызга, районыбызга яңа уңышлар, халкыбызга матур киләчәк телим. Үзебез сау-сәламәт, дөньялар тыныч булсын!