Нурлат районы Башлыгы һәм Биляр-Озеро авыл җирлеге халкы белән очрашуда 2023 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Авыл халкы үзара салым программасы буенча акча җыйган һәм быел юлларны карап торачак, янгын куркынычсызлыгын арттырып, янгын цистернасын сатып алынган. 2 млн. грант акчасына трактор сатып алганнар, паркны төзекләндерүне дәвам итәләр. Торак пункт һәм аның тирәсендәге авыллар халкы “МНКТ” ҖЧҖ спонсорлары акчасына яңартылган мәктәп өчен рәхмәтле. Гыйбадәтханә территориясендә иганәләр һәм биредә яшәүчеләрнең мөмкин булган ярдәме акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Якшәмбе мәктәбе төзү планлаштырыла.
Очрашу тәмамлангач, булачак беренче сыйныф укучыларына "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында бүләкләр тапшырылды. Шулай ук тантаналы шартларда Дамир Ишкинеев сыер саву аппаратлары сатып алуга 2 сертификат бүләк итте.