Ул Татарстан китап нәшриятында басылган.
Билгеле булганча, якташыбыз, язучы Илдус Гали улы Диндаровның «Ак төннәрнең кара көннәре» повесте Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия үткәргән беренче ябык конкурс лауреаты булды. Күптән түгел повесть, конкурс җиңүчесе буларак, Татар китап нәшриятында басылып чыкты. Анда 1940 елда Нурлат-Октябрь районыннан Карелиягә күченгән якташларыбыз кичергән вакыйгалар тасвирлана. Монда алар үз фидакарь хезмәтләре белән имин тормышны җайга салалар, ләкин, кызганычка каршы, аларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында гаять зур авырлыклар кичерергә туры килә. Бу әсәр блокадалы Ленинградның Ак төннәрендәге коточкыч фаҗигане, совет кешеләренең, өлкәннәрнең дә, балаларның да, тиңсез батырлыгын һәм ныклы ихтыярын тасвирлый. Автор узган гасырның 80 нче елларында Карелиядә булганда күргән тәэсирләренә һәм Биккол авылыннан шул якларга, мәсәлән, Минзиннат Башарова-Кәлимуллина, Миңнехан Галимов, Идрис Сараев һ.б. чакыру буенча күченгән дистәләгән гаиләнең кайбер әгъзаларының авызыннан ишеткән истәлекләренә таяна. Автор киләчәктә дә бу бик кызыклы теманы яктыртырга планлаштыра.