Дамир Ишкинеев Якушкино мәктәбенең 1нче сыйныфына баручыларга портфельләр тапшырды

2023 елның 26 августы, шимбә

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкнинеев булачак 4 беренче сыйныф укучысына портфельләр һәм канцелярия товарлары җыелмаларын тапшырды.

Акция район җитәкчелегенең Якушкино авыл җирлеге халкы белән традицион очрашуы вакытында узды.

"Мин беренче сыйныфка зур теләк белән барам, укырга, санарга өйрәндем. Бүгенге бүләккә бик шатмын», – дип уртаклашты Илья Пикинеев.

"Без мәктәпкә портфельдән башка кирәкле әйберләр сатып алдык, шуңа күрә бу бүләк бик тә урынлы булды, район җитәкчелегенә шундый файдалы һәм кирәкле бүләк өчен рәхмәт», – диде әңгәмәгә укучының әнисе Елена Пикинеева да кушылды.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән авылдашларының гаиләләренә «Нурлат-Агро» ширкәте генераль директоры Дмитрий Понин исеменнән район Башлыгы ашлык алу өчен сертификатлар тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International