Алар барысы да «Сөләйманов Ә.И.»КФХсында хезмәт куючылар.
«Сөләйманов Ә.И.» КФХсында бөртекле культураларны җыеп бетерделәр. Бу көннәрдә комбайнчылар Биккол авылы янындагы кырда рапс җыю белән мәшгуль. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның комбайнчылар һәм хуҗалык белгечләре белән чираттагы очрашуы да биредә булды. Тантаналы шартларда ул 3000 тоннадан артык икмәк суктырган алдынгы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырды.
"Район буенча урып - җыю эшләре барлык мәйданнарның 97 процентында тәмамланды. 103 мең тоннадан артык икмәк суктырылып алынды. Шуларның 43 мең тоннасыннан артыгы сезнең хуҗалыкка туры килә. Димәк, районда икмәкнең төп күләмен сез җитештерәсез. Фидакарь хезмәтегез өчен сезгә һәм җитәкчеләрегезгә рәхмәт", - диде Дамир Азатович.
Хуҗалыкта бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы 31,6 центнер тәшкил итә. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов билгеләп үткәнчә, бу механизаторларның тырышып эшләве аркасында мөмкин булды. Монда үз эшчеләренең иминлеге турында кайгырталар. Механизаторлар шәхси ярдәмче хуҗалыклары печән белән тәэмин ителгән. Бу көннәрдә салам да алып киләчәкләр, дип ышандырды җитәкче. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре турында да кайгырталар. Билгеле булганча, беренче чиратта азыкны аларга китерәләр.