Коми Республикасы территориясендә югары патогенлы кош гриппы таралуы күзәтелгән!

2023 елның 25 августы, җомга

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсе (алга таба – идарә) Коми Республикасы территориясендә кошлар гриппы күзәтелү урыны ачыклануы турында хәбәр итә.

Кирюшина О.А. (Коми Республикасы, Княжпогост районы, Емва шәһәре ч/с, Көньяк урамы, 1а) шәхси хуҗалыгында булган үлгән кош-корттан (тавык) алынган патологик материалны лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә кошлар гриппы вирусы геномы ачыкланган. Диагноз 21.08.2023 «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ тарафыннан куелган.

Кошларның югары патогенлы грипп вирусын кертмәү һәм таратуны булдырмау өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 03.04.2006 ел, № 104 боерыгында язылган «Ябык типтагы кошчылык хуҗалыкларында кош-кортларны асрауның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»гы таләпләрне үтәргә кирәк.

 

 Йорт хуҗалыкларында, базарларда һәм ачык сулыкларда, кошчылык предприятиеләре тирәсендә кошларның күпләп җыелу урыннарында йорт һәм кыргый кошлар белән элемтәгә керүен булдырмаска.

- Йорт кошларын чыгарып йөртү гражданнарның шәхси йортларында гына рөхсәт ителергә тиеш.

- Кошлар гриппы эпизоотияләре теркәлгән территорияләрдә рөхсәтсез сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алу киңәш ителми.

- Кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә, һәлак булган кыргый кошны ачыклау максатыннан, хуҗалыклар тирәсендәге территорияләрне көн саен тикшерү үткәрергә киңәш ителә.

Хуҗалыгыгызга экономик зыянны кисәтү максатыннан, Идарә алдан ук кош-кортны суярга тәкъдим итә.

Һәлак булган кош табылса, аны «ВНИИЗЖ» ФДБУның Татар филиалына (Ватан урамы, 25а, Казан) лаборатория тикшеренүләренә җибәрергә.

Хөрмәтле Татарстанлылар! Республиканың иминлеге сезнең уяулыгыгызга, аңлы булуыгызга гына бәйле!

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: 8 (843) 278-93-53

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International