Нурлаттан Ваструшкиннар Татарстан Республикасы Рәисенең тантаналы кабул итүендә катнаша

2023 елның 25 августы, җомга

Республика көне алдыннан бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызы исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү узды.

Республика Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, кабул итү унынчы тапкыр үткәрелә һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык искиткеч үрнәк гаилә катнашкан. Нурлат районын әлеге чарада Ваструшкиннар гаиләсе тәкъдим итте.

Петр Васильевич һәм Татьяна Викторовна Казан дәүләт педагогия институтында бер курста белем алалар һәм 1979 елда өйләнешәләр. 1980 елда, кулларына диплом алгач, Петр Васильевичның туган ягына кайталар һәм ул чагында Түбән Чаллыда урнашкан 33нче авыл хуҗалыгы профтехникумында укыта башлыйлар. Училище берничә тапкыр үзгәртеп корыла, бер урыннан икенче урынга күчә, ә 2011 елдан ул Нурлат аграр техникумы статусын ала. Ваструшкиннар үз уку йортына тугры калалар: Татьяна Викторовна 28 ел буе рус теле һәм әдәбияты, Петр Васильевич 40 ел тарих һәм җәмгыять белемен укыта, шуларның 23 елын ул укыту – тәрбия эше буенча директор урынбасары була. Ике кызлары да бик яхшы тәрбия алалар. Кече кызлары Мария әти-әнисе эзләреннән китә һәм менә инде 18 ел монда эшли, рус теле һәм әдәбияты укыта. Мария Петровна республика мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы һәм «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Быел май аенда «Тәрбия эше буенча киңәшче» Бөтенроссия конкурсында республика буенча 3 нче урынны яулый. Үрнәк алырга кешеләре бар шул аның -  Петр Васильевич һәм Татьяна Викторовнаның күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте күп тапкырлар республика һәм Россия дәрәҗәсендә югары тармак бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Ирле - хатынлы Ваструшкиннар педагог кызларының төп киңәшчеләре. Яшь буынны тәрбияләү һәм укыту проблемасы һәрвакыт гаиләнең игътибар үзәгеннән  төшми.

- Безнең икебездә дә балачактан ук актив тормыш позициясе тәрбияләнгән. Иремнең әтисе Василий Алексеевичның әтисе 1941 елда сугышка китә, 1946 елда гына әйләнеп кайта, «Берлинны алган өчен» медале һәм Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң колхоз рәисе булып эшли. Әти-әнием сугыш чоры балалары, 12 яшьтән колхозда эшләгәннәр. Әти авылда беренче тракторчы һәм шофер булган, читтән торып белем алганнан соң, баш инженер, ә аннары колхоз рәисе булып эшләде. «Почет Билгесе» ордены бар. Ә әнием «Ана даны» медале белән бүләкләнде, – дип сөйләде Татьяна Викторовна.

Петр Васильевич һәм Татьяна Викторовнаның уртак кызыксынулары күп, һәм бүген алар, илебез һәм Республикабызның чын патриотлары буларак, дөньяда барган барлык вакыйгалардан да хәбәрдар булып үзәгендә торалар. Махсус хәрби операциядә катнашучы укучылары өчен борчылалар. Ә, мәсәлән, үзәк телеканаллардан Сергей Вырдинның батырлыгы турында ишеткәч тә, бик шатланганнар, әмма гаҗәпләнмәгәннәр. Училищеда ук, төркем старостасы буларак, Сергей зур җаваплылык хисе белән аерылып торган.

Ваструшкиннар һәр балада үз хезмәтенә карата аңлы мөнәсәбәт,әти-әнисе һәм  Ватан алдында җаваплылык хисе тәрбияләү мөһим дип саныйлар.

– Казанга чакырулары безнең өчен көтелмәгән булды, районыбызны шундый тантанада тәкъдим итү-зур хөрмәт. Без яшьләрне тәрбияләү эшендә күпьеллык хезмәтебезнең шулкадәр югары бәяләнүенә бик шатбыз, – дип билгеләп үтте Петр Васильевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International