Нурлатның 9нчы мәктәбендә тантаналы рәвештә төзекләндерелгән азык- төлек блогы ачылды

2023 елның 25 августы, җомга

Капиталь ремонттан соң азык-төлек блогын ачу район Башлыгы Дамир Ишкинеев, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, республика Мәгариф министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Фәридә Зәйнетдинова катнашында узды.

"Сезне уку елы башлану һәм шундый уңайлы ашханә ачылуы белән котлыйбыз, ышанам, монда сезнең пешекчеләрегез сезнең өчен тәмле, ә иң мөһиме, файдалы иртәнге һәм төшке ашлар әзерләячәк. Сезгә яхшы укуыгызны, тырыш, кызыксыучан булуыгызны телим", - дип мөрәҗәгать итте мәктәп укучыларына Дамир Азатович.

Яхшы укуларын теләү белән бергә Дамир Ишкинеев балаларга дөрес һәм баланслы туклануның мөһимлеген дә искә төшерде. Монда ук мәктәп ашханәсе мөдире Надежда Шәриповага Рәхмәт хатын тапшырды.

“Без азык-төлек блогын яңартуга бик шат, хәзер 800 укучыбызның иркен, якты һәм уңайлы ашханәдә азык кабул итү мөмкинлеге булачак, ә 4 кухня хезмәткәренә өчен төшке аш әзерләү тагын да уңайлырак булачак", – дип өмет белдерде мәктәп директоры Гөлнара Исхакова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International