24 августтан республикада «Автобус» профилактик операциясе башланды.
Операция кысаларында чаралар Нурлат районында да уза.
Бүген мәктәп автобусларын тикшерү максатыннан Дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлекчәсе башлыгы Ринат Паймурзин Нурлат АТПсында булды. Предприятие автопаркында 30 мәктәп автобусы бар, аларның барысы да бүген җентекләп тикшерелгән.
"Балаларны йөртү куркынычсызлыгына без зур игътибар бирәбез, мәктәп автобуслары катнашындагы һәлакәтләргә юл куймау максатыннан төрле профилактик чаралар үткәрәбез», – дип аңлатма бирде Ринат Паймурзин.
"Безнең барлык мәктәп автобус йөртүчеләре дә бик җаваплы һәм тәҗрибәле, аларның һәрберсенең җилкәсендә бу тармакта берничә ел эшләү. Алар көн саен инструктаж, медицина тикшерүе уза, кыскасы, балаларны куркынычсыз йөртү өчен бездә барлык шартлар да тудырылган», – дип билгеләп үтте Нурлат АТП генераль директоры Идрис Кәримов.