Нурлат яшь гвардиячеләре Халыкара бокс көненә багышланган чара үткәрде

2023 елның 25 августы, җомга

Ул «Чикләрсез спорт» партия проекты кысаларында оештырылган.

 27 августта билгеләп үтелә торган Халыкара бокс көне алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең Яшь гвардиячеләре бокс буенча тренер Олег Власенко белән берлектә «Чикләрсез спорт» партия проекты кысаларында әлеге спорт төрен популярлаштыру максатыннан үсеп килүче буын белән әңгәмә үткәрделәр. Һәрбер ата-ана үз баласын сәламәт күрергә тели. Алар үз балаларын ачык күнегүләрдә күргәч, балаларының дөрес һәм матур итеп туры, ян-яктан, астан да  көчле, ышанычлы сугуларны һәм бу сугулардан саклануны һәм башкаларны башкара алуларына шатланалар.

Бокс батырлык, кыюлык кебек характер сыйфатларын үстерә. Бокс секциясендә укыганда баланың үз-үзен яклый алуы гына түгел, ә спортның бу төрендә мөмкинлекләренең максимумына ирешүе өчен максат куела. Чөнки секциягә еш кына физик яктан көчсез һәм үз – үзенә ышанмаган балалар килә, ә дәресләр нәтиҗәсендә алардан үз көченә ышанган спортчылар үсә», - ди Олег Власенко.

"Безнең республикада бокс үсеше зур потенциалга ия. Безнең шәһәрдә күбрәк ярышлар уздырылуын, танылган спортчылар чакырылуын һәм олимпиячеләр белән мастер-класслар үткәрелүен теләр идек. Бу «бокс спорт субкультурасы»ның сыйфатлы үрнәкләрен формалаштыра, – дип билгеләп үтә яшь гвардиячеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International