Иртәгә Нурлатта көчле җил булуы көтелә

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 25 августыннан 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә кайбер урыннарда урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы сакланачак.

25 август көнне көндез республикада урыны белән 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш җиле көтелә.Нурлат районында алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, күбесенчә явым-төшемсез. Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан, төнлә 3-8 м/с, көндез 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с.

Минималь һава температурасы төнлә +2..+6, туфракта урыны белән бераз кырау булуы ихтимал. Көндез һаваның максималь температурасы +18..+21˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International