Нурлатта шикәрчеләр микрорайоны халкы район җитәкчелеге белән актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Гражданнарның традицион җәйге җыеннары чиратын Нурлат районы җитәкчелеге һәм җаваплы хезмәт вәкилләренең халык белән очрашуы дәвам итә. Чираттагы җыен Халыклар дуслыгы йортында узды.

Җирле халык белән диалог ачык ышанычлы рәвештә узды. Район Башлыгы Дамир Ишкинеев районның социаль - икътисади үсеш күрсәткечләренә җентекләп тукталды, авыл халкына да, шәһәр халкына да уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итүче дәүләт программалары турында сөйләде. Мәсәлән, Дамир Азатович микрорайонның шәхси секторында яшәүчеләргә үзарасалым кертү программасында катнашырга тәкъдим итте – Дәүләт бюджетыннан җыелган һәм финансланган акчалар юынтык суны агызу мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Гомумән алганда, агымдагы чорда микрорайонда шактый эшләр башкарылган: хәзерге вакытта табиб амбулаториясен капиталь ремонтлау тәмамлана, республика программасы буенча ике күп фатирлы йорт капиталь ремонтланган. Территорияне төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә: Карбышев урамында юл ремонтланган, Завод урамында яңа тротуарлар барлыкка килгән, Мәскәү урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр яңартылган ишегалдына шатланалар.

"Безнең Завод урамында тротуарлар ясалганына бик шатмын, мин алар буенча көн саен эшкә барам. Каршы якта велосипед юлы ясау да яхшы булыр иде", - дип уртаклашты микрорайонда яшәүче Светлана Маслова.

Очрашу вакытында халык үз сорауларын да җиткерде, аерым алганда, хуҗасыз этләр, зур габаритлы чүп-чар чыгару һ. б. белән бәйле проблемаларны күтәрде.

Хисап чорында башкарылган эшләр турында «Экодом» идарәче компаниясе директоры вазыйфаларын башкаручы Валентина Стручкова һәм «Шикәр заводы» 1нче номерлы ТОС рәисе Татьяна Максимова докладлары тыңланды.

«Экодом» идарәче компаниясе 3510 кеше яшәгән  56 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә.

«Завод тыкрыгы, 9, 11, Завод тыкрыгы, 23, Мәскәү, 5, 7 ,Циолковский, 13 адреслары буенча йомшак түбәгә агымдагы ремонт ясадылар, яңгыр суларын агызу җайланмалары урнаштырдылар ,Циолковский, 11 адресы буенча 6нчы подъездны ремонтладылар, Куйбышев, 25тә - тамбыр, Завод, 23, 25, Мәскәү, 7 урамнары буенча канализация торбаларының авария хәлендәге участокларын алыштырдылар, подъездларга эскәмияләр куелды, Завод тыкрыгындагы 9нчы йортта тәрәзәләр алыштырылды»,-дип санады Валентина Стручкова агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләрнең кайбер төрләрен санап. Икенче яртыеллыкта кайбер йортларда түбәләрне, подъездларны ремонтлау, суүткәргеч торбаларны алыштыру, йорт фасадларында светодиодлы прожекторлар урнаштыру, фасад газүткәргечләрен буяу һ. б. планлаштырыла.

Очрашу барышында идарәче компания адресына сораулар да килде. Кайберләренә монда ук җаваплар бирелде, кайберләре эшкә алынды.

Җыен ахырында Нурлат шәһәре Советы депутаты Максим Сычев "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында булачак беренче сыйныфка баручы ике укучыга Артем Волковка һәм Самира Азмухановага мәктәп кирәк – яраклары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International